Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Бүген Татарстанда яңгыр яварга тиеш

    Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә, дип яза "Татар информ" информацион агентлыгы.

    2 һәм 3 июньдә Татарстанда бераз яңгыр явар дип фаразлана. Төнлә һава температурасы +6...+13 градуска кадәр төшүе, көндез +15...+21 градус җылы булуы көтелә.

    Пәнҗешәмбе, 4 июньдә, явым-төшем көтелми, ә көндез республиканың көнбатыш районнарында бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +7...+12 градус, көндез +20...+25 градус булачак.

    Реклама

    5 июньдә яшенле яңгыр булуы ихтимал. Төнлә һава температурасы +10...+15 градус, ә көндез +17...+22 градуска кадәр җылытыр дип фаразлана.

    6 июньдә бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +9...+14 градус булачак, ә көндез – 15-20 градуска кадәр җылы, дип фаразлый синоптиклар

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: