Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

“Безнең Чирмешән” газетасы редакциясенең төп призы Кара Чишмәгә китте

“Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасына язылучылар арасында уйнатылган төп приз – моноокучник Кара Чишмә авылында яшәүче Илназ Әгълүков гаиләсенә насыйп булды.

Якташларыбызның район газетасына язылулары хакында безгә җибәргән барлык 420 квитанция күчермәсе дә тамгаланып, аларга номер куелды һәм барысы да отышта катнаштырылды.

Призларны районыбызның төрле авылларында яшәүче якташларыбыз отты, араларында инде икенче тапкыр бүләккә ия булучылар да бар. Шунысы сөенечле, аларның һәрберсе - күп еллар газетабызның тугры укучылары.

Бүләкләрне алуда булышкан юмарт иганәчеләребезгә: район җитәкчесе Рамил Айбатовка, призларның күп өлеше, шул уңайдан төп бүләк –моноөйгеч тә аның  ярдәме белән алынды, Рафаэль Шакировка («Шатлык” кафесы хуҗасы), Булат Латыйповка (“Болгар” сәүдә йорты), шәхси эшмәкәрләр: Илдус Гыйләҗевка (“Крепежа. Интсрументы” кибете), Наил Нуретдиновка (“Фазенда” кибете), Зәкәрия Гайфетдиновка (“Инструментлар” кибете), Илшат Гатинга һәм Фирая Самәрхановага (“Автозапчастьләр” кибете), Айгөл Шәйхетдиновага (“Радуга” кибете), умартачы Фаяз Шәрифуллинга, инвалидлар оешмасы рәисе Мәдинә Талиповага зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Башка призлар түбәндәгеләрдә:

-бензиннан эшли торган үлән чапкыч – триммер – Л. Яруллина (Кара Чишмә);

-аккумулятордан эшли торган үлән чапкыч – триммер – Надежда Елистратова (Ульяновка);

-пластик торбалар ябыштыру аппараты – Рәфкать Сәлахов (Лашман);

-электролобзик – Лариса Илалетдинова (Чирмешән);

-су насосы – Р. Хәммәтгалимов (Чирмешән);

-электр конверторы – электрдан эшли торган мич – Хафиз Абзалов (Чирмешән);

-аккумулятордан эшли торган агу сиптергеч – Фаягөл Хәйретдинова (Чирмешән);

-шомарту машинкасы – “болгарка” – Язилә Шәрифуллина (Чирмешән);

-триммерга – пычак (2 данә) – Ф. Морадымова (Чирмешән) һәм Е.Кузьмина (Чирмешән);

-трещеткалы ачкычлар җыелмасы – Райхан Таминова (Чирмешән) ;

-триммерга – чылбырлы катушка – Гөлназ Галимова (Чирмешән);

-триммер җебе (леска) – А. Сипатров (Әккәрәй);

-“Шатлык” кафесында комплекслы төшке аш - 5 кешегә сертификат: Әсхәт Заһретдинов (Иске Кади); Оркыя Хөснуллина (Якты Тау); Тәнзилә Талипова (Лашман); Гаяз Гыймранов (Чирмешән); Илдар Гафиятуллин (Утыз Имән);

-бөртек ваклагыч – Илдус Җиһаншин (Әмир);

-шомарту машинкасы (“болгарка”) – Гомәр Кашапов (Утыз Имән);

-электр чәйнеге – Юрий Кузнецов (Яңа Элмәле);

-сөлгеләр җыелмасы (2 данә) – Мөнирә Җәмалетдинова (Түбән Кәминкә); Е.Юрина (Чирмешән);

-кечкенә үлчәү (2 данә) – Шәрифҗан Ибраһимов (Кармыш); Розалия Зарипова (Туймәт);

-заварка чәйнеге – Сания Гайсина (Лашман)

 -пластмасса кәрзин (2 данә) – Р. Гайсин (Чирмешән); Н.Копьева (Чирмешән);

-идән себерә торган “щетка-ролик” – 2 данә – П. Микушова (Яңа Элмәле); Миндар Борһанов (Лашман);

-пыяла чистарту эш коралы – Рәис Фәрхетдинов (Әмир);

-су сипкеч (лейка) – 3 данә – А.Сабиров (Чирмешән); Наталья Кәлимуллина (Якты Тау); Миндар Мөхәммәтҗанов (Лашман);

-1 мең сум акча (ике кешегә) – Марат Нургатин (Әмир); В. Сипатрова (Әккәрәй);

 -өч литрлы банкада бал (2 данә) – Кадрия Динмөхәммәтова (Лашман); Н.Захарова (Чирмешән);

-пикник өчен савытлар җыелмасы – Венера Фролова (Лагерка);

- фонарь – Гөлҗиһан Гафилюкова (Лашман).

Призларны район газетасы редакциясе бинасыннан килеп алырга кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев