Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Берсе – Чабаксарга, икенчесе – Мәскәүгә

Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм журналистларның XII нче “СМИротворец – Волга” Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр арасында “Безнең Чирмешән” газетасы баш редакторы урынбасары Марат Гомәров та бар.

Хезмәттәшебез бәйгегә милләтара һәм этноконфиссия мөнәсәбәтләр турында язмалар җибәреп катнашты.

“СМИротворец”ның Идел буе федераль округы буенча төбәк этабы финалистларын – җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бу атнада Чабаксар шәһәрендә үтәчәк.

Тагын бер каләмдәшебез – район газетасы баш редакторы урынбасары Гөлсирә Шәрифуллина ноябрь башларында Мәскәүгә иҗади командировкага барырга җыена. Ул “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең социаль челтәрләрдә шәхси аккаунтларын алып баручылар арасында узган бәйгедә җиңүчеләр арасында.

Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев