Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Башкортстанда йортта газ шартлап, ике кеше һәлак булган

    Олы Күл авылында бер катлы дүрт фатирлы йортта газ шартлаган.

    Бүген Башкортстанның Кырмыскалы районында Олы Күл авылында бер катлы дүрт фатирлы йортта газ шартлаган. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

    Реклама

    Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсенең диспетчерлык хезмәтенә иртәнге җидедә торак йортта газ шартлау турында хәбәр килгән.

    "Янгын сүндерүчеләр урынга килгәч, ике фатирның җимерелүен ачыклады. Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылды. Коткару эшләре бара, тагын имгәнүчеләр булуы ихтимал", - дип әйткәннәр ведомствода.

    Фото: МЧС по РБ

    tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: