Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Баш тартырга ашыкмагыз

Агымдагы елның үткән чорында федераль ташламаларга ия авыруларга район үзәк даруханәсе аша 11008 рецепт буенча 4 миллион 134 мең 273 сумлык дарулар җибәрелгән. Бик кыйммәтле даруларга мохтаҗ җиде кешегә 67 рецептка 3 миллион 728 мең 779 сумлык дару бирелгән. "Бүген без социаль пакеттан баш тартмаган 788 кешене дарулар белән тәэмин...

Агымдагы елның үткән чорында федераль ташламаларга ия авыруларга район үзәк даруханәсе аша 11008 рецепт буенча 4 миллион 134 мең 273 сумлык дарулар җибәрелгән.


Бик кыйммәтле даруларга мохтаҗ җиде кешегә 67 рецептка 3 миллион 728 мең 779 сумлык дару бирелгән.

"Бүген без социаль пакеттан баш тартмаган 788 кешене дарулар белән тәэмин итәбез, - ди үзәк аптека мөдире Алсу Мортазина. - Район үзәк больницасы даруларга ярты елга бер заявка бирә. Препаратларның күпчелеге вакытында кайтарыла".

Социаль хезмәтләр җыелмасы аена 795 сум 88 тиен тәшкил итә, шуның 613 сумы даруларга бирелә. Федераль ташламаларга ия булучылар 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләрдән ничек файдалану мәсьәләсен хәл итәргә тиешләр. "Үткән ел социаль пакеттан баш тартканнар ныклап уйласыннар иде, - ди аптека мөдире. - Чөнки карар кабул иткәч, аны бер ел дәвамында үзгәртеп булмый".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined федераль ташламаларга ия авыруларга