Бәркәтә килендәшләре бүләк газетаны – “Безнең Чирмешән”не укыячак
Белеп торыгыз

Бәркәтә килендәшләре бүләк газетаны – “Безнең Чирмешән”не укыячак

Районның өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты директоры Наил Мостафин быел да ике авылдашына “Безнең Чирмешән” газетасына подписка бүләк итте.

Шулай итеп Бәркәтә авылында яшәүче килендәшләр: 88 яшьлек Әминә һәм 84 яшьлек Мөкәррәмә Минһаҗевалар киләсе ел башыннан бүләк газета укыячаклар.

-Алар икесе дә гомер буе колхоз эшен җигелеп тарткан күрше апалар. Әминә апа яшьли тол калып, өч бала үстерде. Печәне, саламы, чөгендере – барысы да эләкте аңа. Мөкәррәмә апа да нәкъ шулай тир түгеп хезмәт  куйган кеше. Район хәбәрләрен “Безнең Чирмешән”нән укып, озын-озак, сәламәт булып гомер итсеннәр авылдашларым, - диде Наил Фоат улы.

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев