4 декабрьгә һава торышы
Белеп торыгыз

4 декабрьгә һава торышы

Пәнҗешәмбе, 4 декабрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Урыны белән бераз явым-төшем – җепшек кар һәм яңгыр ява. Төнлә һәм иртән томан булу ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Җил төнлә секундына 3-8 метр, көндез секундына 6-11 метр тизлек белән көнбатыштан исәчәк.

Һава температурасы төнлә -3..+1 градус, көндез 0..+3 градус була.

 

 

 

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев