12 июль көнне районның барлык чуаш авылларында традицион “Уяв” халык бәйрәме булып узды.
Бу көнне авыл халкы һәм кунаклар әйлән-бәйлән һәм җырлар белән авылның барлык урамнары буйлап узды, Уявны киләсе елга кадәр авыл читенә чаклы озата бардылар.
Уяв – язгы-җәйге циклдагы чәчү эшләре тәмамланганнан соң үткәрелә торган бәйрәм. Аның нигезендә табигать көчләренә мул уңыш, мул яңгыр сорап мөрәҗәгать итү ята. Бәйрәм йолалар, әйлән-бәйлән һәм күңел ачулар белән үрелеп бара.
Нет комментариев