Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Лашман Сабан туенда кунакларны сулы тазда биеттеләр

Кыю, әрсез хатын-кызлар бар инде. Лашман Сабан туена Яр Чаллыдан һәм Әлмәттән килгән, кайткан ике гүзәл зат бөтен уеннарда диярлек катнаштылар. Пычранудан, биртелүдән дә курыкмадылар.

Мәйданда көрәшергә чыгучылар арасында исә читләр берничә генә иде, күбесе – мәктәп укучылары – Лашман һәм Әмир егетләре. Симез тәкәне исә Лашманнан Нәзир Ибәтуллин җилкәсенә салдылар. Финалда ул Яр Чаллы вәкиленнән – бик оста көрәшчедән өстен чыкты. Билгә сөлге бәйләнгәч, баллар һәм кисәтүләрне санап, хөкемдар Нәзирне җиңүче дип белдерде. Сабантуй батыры быел мәктәпне тәмамлый, физкультура белгечлегенә укырга тели. Аның моңа кадәр дә батыр калганы бар иде.

Сабантуй уеннары да кызык үтте монда: галош киеп тә узыштылар, сулы тазда да биеделәр, ирләр хатыннарны, хатыннар ирләрне тачкада утыртып йөрттеләр. Кемдер бәрәңге чүпләсә, икенчеләр капчык белән сугышты. Сәхнәне дә буш тотмадылар, Лашман һәм Әмир үзешчәннәре белән бергә кунаклар да микрофон сорады. Бәйрәм барышында дистәләп ветеранны, хезмәт алдынгыларын, җәмәгать эше активистларын бүләкләделәр.

Монда быел да татар халкының милли бәйрәме элеккеге стадион урынында узды. Халык күп иде, кайберләре кичке концертка да килеп “тамгаландылар”.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев