Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кирпеч музей түрендә

Бигрәк тә авыл җирендә яшәүче һәркем үзен берникадәр төзүче дип саный ала. Кайсыбыз гына мастерок, уровень тотып, измә ясап, хуҗалыгында нидер төзеп, майтарып карамаган икән.

Хәзер аның кибетендә дә нинди генә эш коралы юк бит. Ә элек алар, мөгаен, сирәк кешедә булгандыр. Әйтик, тигезлекне тикшерә торган уровень дигәне аеруча кадерле иде. Шуның өчен Туган як тарихы музеенда Төзүчеләр көне уңаеннан оештырылган “Төзедек, төзибез, төзиячәкбез!” дип аталган күргәзмәдә нәкъ менә шуның ише иске эш кораллары урын алган, аларның кайберләре күгәреп саргая ук башлаган.

Монда хәтта гади генә кирпеч тә бик кыйммәтле экспонат сыман. Күргәзмәдә районда төрле елларда объектларда барган төзелеш эшләре хакында  фоторәсемнәр урын алган. Аларның шактые Чирмешәннән Хәмзә Гыйльфановта сакланган икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев