Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Иртәгә – искечә Яңа ел!

Яңа елны бәйрәм иттек. Ләкин, гадәт буенча, аны 13 гыйнвардан 14енә каршы иске стиль буенча да билгеләргә күнегеп беттек. Үз тарихында ел исәбен алыштырган һәр илдә искечә Яңа ел – рәсми булмаган күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Аны бәйрәм итү каян килеп чыккан соң?

Русиядә бу яңа гадәт революциядән соң формалаша. Сәбәбе – Юлиан календареннан Григорианныкына күчү. Ике календарь арасында аерма 13 көн тәшкил итә. Димәк, рәсми рәвештә Яңа елны каршылаганнан соң иске стиль белән бәйрәм итү арасы да 13 көн.
Яңа календарь белән яши башлау, бәлки, ел башлану датасын үзгәрткән дә булыр иде. Тик моңа урыс православие чиркәве әһелләре каршы төшә.
Ун-унбиш еллап элек искечә Яңа елны бәйрәм итүгә артык әһәмият бирелми иде. Хәзер ул елдан-ел популярлаша бара. Календарьда кызыл төс белән билгеләнмәсә дә, халык мәш килеп көтә бу көнне. Телевидение исә Яңа ел программаларын һәм традицион фильмнарны кабатлап күрсәтә. Бу – ике атна элек күрми калучылар өчен менә дигән мөмкинлек.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев