Чирмешәндәге инвалидлар оешмасы үз кунакларын кайнар мантыйлар белән дә сыйлады
Бәйрәмнәр

Чирмешәндәге инвалидлар оешмасы үз кунакларын кайнар мантыйлар белән дә сыйлады

Районның инвалидлар оешмасы үткәргән чара кунаклары үзләре дә күчтәнәчләр белән килгәннәр.

Бакчаларда үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчәләрдән ясалган, пешерелгән ризыклар әүвәл “Көзге нигъмәтләр“ дип аталган күргәзмәдә урын алса, соңрак бу тәм-томнарның бер өлеше табынга да күчте. Шөкер, быелгы көз сөендерерлек, уңышка бай ул.

-Бәрәңге уртачарак чыкса да, башкалары нык уңды. Кемдәдер чия булмаса, бездә, нишләптер,  “ишелде” бу җимеш, Дүрт-биш куактан 32 чиләк слива да  җыеп алдык, кыяр котырды, кишер, помидор әллә никадәр, - диде чарага Туймәттән коймак пешереп килгән Рәсимә Хәйруллина.

Бөтен бәйрәм берьюлы дигәндәй, кунакка чакырылган өлкәннәр арасында ветеран  укытучылар да бар иде, алар бер-берсен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Өлкәннәр көне дә күрешергә бер форсат. Ә урамда матур, сихри көз. Бакчаларда эшләрнең беткән чоры. Вакыт бар: рәхәтләнеп сөйләш, аралаш.

-Мин, гомумән, көзне яратам. Беренчедән,  19 октябрьдә туган көнем, икенчедән, табигатьнең, агач яфракларының төрле төсләргә кергән гаҗәеп вакыты бу, - дип шатлыгын уртаклашты  Күтәмәдән Александр Семайкин.

Һәр авылдан диярлек берәр вәкил булган бәйрәмдә кунаклар өчен мул табын көйләделәр.

-Лашманнан Альфрид Хәйрисламов җитәкчелегендәге “Чирмешән” кооперативы кызлары өлкәннәргә дип мантыйларга кадәр пешереп җибәргәннәр, пилмәннәр ясаганнар. Шәхси эшмәкәр Роман Бадикянга, “Идел-Ойл” нефтьчеләренә дә зур рәхмәт, - диде район инвалидлар оешмасы рәисе Мәдинә Талипова.

Юл куркынычсызлыгы фондының райондагы вәкиле  Алинә Филиппованың бүләге - караңгыда яктылык кайтаргыч жилетлар да өлкәннәребезгә бик ярап куяр.

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев