Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Укытучылар көнендә мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Район мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә хәтта Мәскәүдән килгән бүләкләрне дә тапшырдылар.

1 нче Чирмешән мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Валентина Плотниковага күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгарифтә зур казанышлары өчен Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Валентина Георгиевна 37 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Хезмәт юлын үзе укыган Чирмешән мәктәбендә башлап җибәрә һәм әле дә шунда дәвам итә.

– Шушы еллар дәвамында сигез чыгарылышны озаттым, хәзергеләре тугызынчысы. Һәрбер укучым, һәрбер  1 сентябрь һәм соңгы кыңгырау бәйрәмнәре истә, – ди укытучы. – Укучыларым да мине онытмый, бәйрәмнәрдә кайсы килә, икенчеләре шалтыратып котлый, рәхмәт аларга хөрмә итүләренә.

Бәйрәм уңаеннан район мәдәният йортына дистәләгән шундый мактаулы укытучыларны, тәрбиячеләрне, өстәмә белем бирү учреждениеләре хез-мәткәрләрен һәм ветераннарны чакырганнар.

Район башлыгы Рамил Айбатов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова бәйрәмгә килүчеләрне котладылар.

– Хөрмәтле укытучылар, илебезнең киләчәге сезнең кулда. Һәр укучы – сезнең җаныгызның бер өлеше. Укытучылар ярдәме белән алар дөньяны танып беләләр, аралашырга һәм җәмгыятьтә яшәргә өйрәнәләр, – диде Рамил Тәлгать улы котлау сүзләрендә. –Сезнең армый-талмый хезмәт итүегез аркасында безнең балалар укуда, спортта һәм сәнгатьтә уңышларга ирешәләр, олимпиадаларда, ярышларда һәм бәйгеләрдә призлы урыннар яулыйлар. Рәхмәт сезгә, тырышлыгыгыз өчен.

Бүгенгесе көндә районның 26 белем бирү учреждениесендә 318 мөгаллим 1909 укучыга белем бирә, балалар бакчаларында 74 педагог 473 бала тәрбияли.

Бәйрәм барышында Чирмешәннең “Әкият” балалар бакчасы мөдире Зөлфия Әхмәтҗанова, Күтәмә мәктәбенең технология укытучысы Надежда Кашаева, Лашман мәктәбенең инглиз теле укытучысы Рәмзия Ихсанова, Чирмешәннең “Ромашка” балалар бакчасы кече тәрбиячесе Миңлегөл Мөхәммәдиева үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм мәгариф системасына керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Чирмешәннең кадетлар мәктәп-интернаты физик тәрбия укытучысы Петр Захаров, “Ландыш” балалар бакчасы тәрбиячесе Флера Гарифуллина һәм Ульяновка мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Людмила Прокопьева “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесенә ия булдылар.

“Ландыш” балалар бакчасы мөдире Ирина Никонова, Чирмешән лицее башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлфирә Мөхәммәтшина, Әккәрәй мәктәбенең чуваш теле укытучысы Елена Макарова “Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен” күкрәк билгесенә лаек булды.

Иске Кади авылының “Гөлбакча” балалар бакчасы тәрбиячесе Мәдинә Зариповага “Почетлы остаз” билгесе тапшырылды.

Чирмешән кадет мәктәп-интернатының татар теле укытучысы Гөлнара Галимова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр: Чирмешәннең “Ромашка” балалар бакчасы мөдире Наталья Чернова, Лашман мәктәбенең математика укытучысы Ләйсән Сруртдинова, Әккәрәй мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Романовская, Чирмешән аграр техникумы укытучысы Зөлфия Мингулова һәм Ульяновка мәктәбенең инглиз теле укытучысы Олеся Рыбкина.

Район башлыгының Рәхмәт хаты ияләре: Кара Чишмә мәктәбе директоры Минсәгыйт Хөснелгатин, Күтәмә мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Андрей Миронов, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Диләрә Мәгъсүмова, Чирмешән аграр техникумы укытучысы Хәлил Нурмөхәммәтов.

Сәхнәгә чакырып, тагын бик күп остазларны котладылар, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

Район мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбе коллективлары педагоглар хөрмәтенә матур җырлар, биюләр башкардылар.

Шул ук көнне ветеран-укытучыларны, балалары һәм ирләре махсус хәрби операция зонасында булган әниләрне һәм тормыш иптәшләрен кафеда бәйрәм табыны артында хөрмәтләделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев