Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә “Суган басуы”нда көтеп калабыз

10 августта Чирмешәндә “Суган басуы” фестивале узачак.

Әлеге чараның программасы бик бай. Бу көнне “Сабантуй” стадионында, бәйрәм шунда узачак, берничә мәйданчык эшлиячәк. Оештыручылар әйтүенчә монда күргәзмә-ярминкәләр, декоратив сәнгать һәм халык һөнәрләре буенча мастер-класслар, борынгы йолаларны сәхнәләштереп күрсәтү, шуның белән бәйле җырлар һәм биюләр тәкъдим ителәчәк. Шулай ук суганнан аш һәм зур пирог пешереп презентацияләү дә булачак.

Фестивальгә читтән дә бик күп кунаклар килүе көтелә. Бәйрәм ахырында салют та булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев