Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә кайбер укытучыларга Мәскәүдән дә бүләк килгән

Район мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан оештырылган зур бәйрәмгә укытучылар, тәрбиячеләр һәм тармак ветераннары килгән иде.

Бүген районның мәгариф учреждениеләрендә 500дән күбрәк педагог хезмәт куя. Билгеле, аларның барысын да мәдәният йортының тамаша залына сыйдырып булмый, ләкин бүген, мөгаен, бер укытучы да игътибарсыз калмагандыр.

Бәйрәмгә чакырылган кунакларны район җитәкчесе Рамил Айбатов, район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова котладылар, авыр, тынгысыз хезмәтләрендә уңышлар теләделәр.

Рамил Тәлгат улы озак еллар мәгариф системасында хезмәт куйган һәм зур уңышларга ирешкән өчен, Чирмешән лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүсә Закировага, район мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Флера Рәхимҗановага, “Чишмәкәй” балалар бакчасы (Чирмешән) тәрбиячесе Әнисә Сибгатуллинага, Чирмешән лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы Галина Скворцовага һәм беренче санлы Чирмешән урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Людмила Сурковага Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.

Лашман урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Земфира Сөләйманова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Озак еллар мәгариф тармагында хезмәт куйган, 10 ел мәгариф бүлеген җитәкләгән Алмаз Закиров, Лагерка мәктәбе директоры Александр Майоров һәм Чирмешән аграр техникумы директоры урынбасары Сергей Малешин район башлыгының Мактау грамоталарына; аграр техникум педагогы Роберт Хөснуллин, Чирмешән лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Закирова һәм Әмир башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Флера Җиһаншина район башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар.

Бәйрәм барышында, сәхнәгә чакырып, тагын бик күп кешене котладылар, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

Район мәдәният йорты, үзешчән артистлар да бүген педагоглар хөрмәтенә берсенән-берсе матур җырлар, биюләр башкардылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев