Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәннәр озаткач, кыш озак тоткарланмас

Ватан сугышчысы көнен район үзәгендә дә бәйрәм ясап билгеләп үттеләр. Масленицага - Май чабуга һәм Кышны озатуга йөзләгән кеше җыелды. Совет урамында, яшьләр ял итү үзәгенең элеккеге бинасы каршындагы майданга иртүк коймак исе таралды. Бу нигъмәтне пешереп килүчеләрнең берсе - Евдокия Васильева кайнар чәй белән дә сыйлады. -Коймакларны кичтән дә,...

Ватан сугышчысы көнен район үзәгендә дә бәйрәм ясап билгеләп үттеләр. Масленицага - Май чабуга һәм Кышны озатуга йөзләгән кеше җыелды.


Совет урамында, яшьләр ял итү үзәгенең элеккеге бинасы каршындагы майданга иртүк коймак исе таралды. Бу нигъмәтне пешереп килүчеләрнең берсе - Евдокия Васильева кайнар чәй белән дә сыйлады.

-Коймакларны кичтән дә, иртән дә пешердем. Рецепты гади: бодай оны, йомырка, кефир һәм тоз гына кирәк. Чүпрә кушылмый. Сыер мае һәм шикәр комы да өстим.

Евдокия Николаевнаның юка коймакларын балга да мангач, ул тагын да тәмле. Бәйрәмнең төп ризыгы - Масленица символы - коймаклы өстәл тагын бар иде.

Быел Май чабу - Масленица 20 февральдән 26 февральгә кадәр сузылды. 27 февральдә христианнарның зур посты башланды, ул Пасха бәйрәменә, 15 апрельгә чаклы барачак (пасханың датасы ел саен үзгәреп тора).

Артистлар исә халыкны җыр белән сыйлады. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, волонтерлык хәрәкәте вәкилләре, рус милли-мәдәни оешмасы бу көнне бик актив булдылар. Иске Элмәле артистлары чыгышын да тамашачылар үз итте.

-Масленицаны ел саен үзебездә дә үткәрәбез, - ди шушы авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Елена Селиванова. - Җырлыйбыз, биибез, уенннар оештырабыз. Элек урамнарда җигүле атларга утырып йөрү дә кызык иде.

Әйе, элегрәк, Кышны озату Чирмешәндә, һич онытылмый, аеруча колачлы узды. Әмма һәр чараның үз гадәтләре. Бүген, әйтик, нинди генә кызыклы уеннар оештырмадылар: чиләк белән кар ташыдылар, кар бәрештеләр, әйлән-бәйлән дә уйнадылар. Кемнәрдер атка җигелгән чанага утырып йөрде. Ярышларда катнашучыларга бүләкләр тапшырдылар.

Чирмешәннәр озаткач, кыш озак тоткарланмас...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Масленица Май чабу бәйрәме

2
X