Чирмешәнлеләр Бөек Җиңүнең 76 еллыгына әзерләнә
Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын коронавируска бәйле вәзгыятьне истә тотып, саклык чаралары күреп, бәйрәм итәргә планлыйлар.
Район үзәгендә 9 майда митинг узачак, ул иртәнге сәгать 10да Азатлык сугышчысы һәйкәле янында башлана. Мәңгелек ут түренә веноклар куелачак, бәйрәм парады да була.
Тантаналы чарадан соң ветераннарыбызны аш табынына чакыралар.
Чирмешәндә бәйрәм чаралары кичкә кадәр дәвам итәчәк. Көндезге сәгать 12дә Яшьләр мәйданчыгында, планнар үзгәрмәсә, “Хәрби привал” исемле композиция тәкъдим ителә. 14 сәгатьтә спорт мәйданчыкларында районыбыз геройлары хөрмәтенә “Геройлар хакына” дип аталган спорт уеннары узарга тиеш. 17 сәгатьтә Яшьләр мәйданчыгы сәхнәсендә балалар “Җиңү язы” исемле концерт күрсәтәчәк. 19 сәгатьтә аларны үзешчән сәнгатьтә катнашучы якташларыбыз алмаштыра. Күңел ачу чаралары кичке 10да бәйрәм салюты белән тәмамланачак.
Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм чараларын авыл җирлекләрендә 8 майга билгеләгәннәр.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев