Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәнгә берьюлы дистәгә якын Кыш бабай килде

Район үзәгендә төп чыршыны ачу тантанасында моның кадәр Кыш бабай катнашканы юк иде әле. Алар Юбилей-Яшьләр мәйданына машинада керделәр. Алай да бу мәйдандагы зур, көяз чыршыны җигүле атка утырып килгән төп Кыш бабай рөхсәт биргәч кенә кабыздылар. Элмәле урманыннан монда китерелгән 14 метрлы чыршыны элеккеге дуслары танырлык та түгел, аны...

Район үзәгендә төп чыршыны ачу тантанасында моның кадәр Кыш бабай катнашканы юк иде әле. Алар Юбилей-Яшьләр мәйданына машинада керделәр.


Алай да бу мәйдандагы зур, көяз чыршыны җигүле атка утырып килгән төп Кыш бабай рөхсәт биргәч кенә кабыздылар. Элмәле урманыннан монда китерелгән 14 метрлы чыршыны элеккеге дуслары танырлык та түгел, аны аллы-гөлле гирляндаларга, лампочкаларга ураганнар. Аларны кабызгач, тирә-юнь тагын да ямьләнеп китте.

Быел төп чыршы яңа урында бастырылды. Мәйдан бик иркен. Осталар әллә ничә кар сын да ясап куйганнар.

-Чыршының монда булуы яхшы, - ди бәйрәмне карарга килгән Илгиз Вахитов. - сәхнә янәшәдә генә, артистларга да уңай.

Бүген төп чыгышлар, уеннар сәхнәдә барды. Җырладылар, биеделәр, уеннарда да катнаштылар бәйрәмгә килүчеләр. Билгеле, район үзәгеннән һәм авыллардан җыелган мәдәният хезмәткәрләре гел тамашачыларның "кайнар" урыннарында булдылар, башкаларны дәртләндереп тордылар.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина барча халыкны алдагы яңа ел белән тәбрик итте, 2013нче елдагы казанышларыбызны да санап үтте. - Ел җиңел булмады, әмма бик күп эшләр башкарылды,- диде ул.

Чыршы янында күңел ачу шактый озакка сузылды, Кыш бабай каршында күпләр үз осталыгын күрсәтергә тырышты бу кичтә. Бәйрәм алдагы көннәрдә дә менә шулай тыныч үтсен, Яңа ел яңа сөенечләр алып килсен, ат елында ат кебек эшләрлек эшләребез дә булсын.

БӘЙРӘМНӘН ФОТОРЕПОРТАЖ САЙТНЫҢ "ФОТОГАЛЕРЕЯ" БҮЛЕГЕНДӘ.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Кыш бабай