Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә район Сабан туе программасы билгеле

Район үзәгендә, татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе шимбә көнне, 11 июньдә стадионда уздырыла.

Матур гадәт буенча, бәйрәм 9.30 сәгатьтә ат чабышлары белән башланып китәчәк.

Мәйданда Сабантуйны ачу тантанасы сәгать 10да була. Театральләштерелгән күренештә 100дән күбрәк кеше катнашачак. Аннан соң – кыр батырларын хөрмәтләү һәм бүләкләү өлеше.

Сәгать 12дә мәйданда милли уеннарга старт биреләчәк. Шул ук вакытта сәхнәдә концерт программасы тәкъдим ителә. Чыгыш ясаучылар арасында - район үзешчәннәре һәм Казаннан киләчәк эстрада йолдызлары.

Бәйрәм кич белән дә, 19 сәгатьтә, дәвам итәчәк, күңел ачу программасында– концерт номерлары, уеннар, бәйгеләр, дискотека.

фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев