Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә, Туган тел бәйрәмендә, Тукай шигырьләре яңгырады

Бүген, 26 апрельдә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә район мәдәният йортына укытучылар, мәктәп укучылары, гомумән, Тукай иҗатын яратучылар җыелды. Аның шигырьләрен балалар да, олылар да яратып укый.

Сәхнәдә, музыкаль-әдәби тамашада бары татар телендә шигырьләр сөйләнде, милли көйләр яңгырады. Тукай әсәрләрен сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Төрле авыллардан һәм район үзәге мәктәпләреннән килгән укучыларның чыгышларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.

Бәйрәм ахырында шагыйрь сүзләренә язылган, татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры яңгырады.

Күбрәк фото: Чирмешәндә Тукай шигырьләрен укыдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Тукай