Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Республика көнендә чәчәк фестивале үтте

Республика көне уңаеннан Чирмешәндә узган чәчәкләр фестивалендә Яңа Кади авыл җирлеге бизәгән мәйданчыкка тиңнәр булмагандыр,  алар беренче урынны яулады.

Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре хезмәткәрләре дә бик тырышканнар, хәтта Татарстанга багышланган китап күргәзмәсен дә чәчәкләр белән бизәгәннәр, фотозона да ясаганнар. Алар икенче урында.

Ивашкино авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре, гадәттәгечә, шулай ук алдынгылар сафында. Аларның мәйданчыгы иң зурысы иде. Әккәррәйлеләр алып килгән күбәләк белән күпләр хәтта истәлеккә фотога да төште.

Гомумән, районның авыл җирлекләре өлкәннәр һәм инвалидлар йорт –интернаты каршындагы паркны бәйрәм көнне чәчәкләргә күмде дисәк тә артык булмас. Аларның ул эшләнмәләре, тәмле ризыклары, җырлары, нәфис сүзләре дә бу көнне чәчәкләр, табигать турында иде. Чирмешәнлеләр аеруча ромашкалар турында җырларга яраталар икән. Кыскасы, һәрбер коллектив барлык фантазияләрен эшкә җигеп, тамашачыны җәлеп итерлек ни дә булса уйлап тапкан, һәрберсе үзенчә тырышкан. Шуңа да жюри җиңүчеләрне генә түгел, аерым номинацияләр буенча да бүләкләде.

Бәйрәм көнне балалар өчен дә төрле бәйгеләр, мастер-класслар, уеннар  оештырдылар. Ачык һавада кафелар да эшләде. Дуслар, гаиләләр белән утырып ял итәргә урын күп иде.

Концерт карарга килүчеләр дә, мөгаен, канәгать калгандыр. Район халкы үзебезнең артистларыбызның, күрше Шентала районыннан  һәм Казаннан килүчеләрнең чыгышларын да тыңладылар.

-Бәйрәм бик күңелле уза, - ди Чирмешәннән Наилә Сабирова. -  Рәхәтләнеп җырлар тыңлап утырабыз. Иң мөһиме - дөньялар тыныч, якыннарыбыз исән булсын.

Чирмешән 30 августны ничек билгеләп үтте - 32 фото

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев