Өлкәннәр көне алдыннан Чирмешәндә олы яшьтәге якташларыбыз өчен бәйрәм оештырдылар.
Төрле авылларда яшәүче әбиләрне, бабайларны “Арарат” кафесына чакырып сыйладылар, күңелләрен күрделәр.

Әлеге бәйрәм мәҗлесен районның инвалидлар оешмасы оештырды.
-Без бүген, нигездә, ялгыз яшәүче райондашларыбызны чакырдык, - ди инвалидлар оешмасы рәисе Мәдинә Талипова. –Андыйлар аеруча игътибарга мохтаҗ.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре кунаклар өчен эчтәлекле программа әзерләгәннәр. Уеннар җыр-биюләр белән үрелеп барды.
-Бик күңелле утырабыз. Бәйрәмгә чакырганнары өчен, Алланың изге рәхмәте яусын, - ди Бәркәтәдән 87 яшьлек Минәхмәт Сибгатуллин. – Хәзер бит тормышларыбыз матур, пенсияне өйгә китереп бирәләр, кибеттә күңелен нәрсә тели, бар да бар. Хөкүмәтебез картларны гел кайгырта.

фото: автор
Нет комментариев