Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Кыш бабай биетте дә, бүләкле дә итте

Яңа ел алдыннан район мәдәният йортында үткән бәйрәм кичәсендә Кыш бабай 250 сабыйның күңелен күрде, бүләкләр өләште. Бу көнне мөмкинлекләре чикле, тәрбиягә, опекага алынган, аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар, малайлар һәм кызлар рәхәтләнеп күңел ачтылар, уйнадылар, биеделәр, көлделәр. Бәйрәм тамашасын ачып, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча...

Яңа ел алдыннан район мәдәният йортында үткән бәйрәм кичәсендә Кыш бабай 250 сабыйның күңелен күрде, бүләкләр өләште.

Бу көнне мөмкинлекләре чикле, тәрбиягә, опекага алынган, аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар, малайлар һәм кызлар рәхәтләнеп күңел ачтылар, уйнадылар, биеделәр, көлделәр.
Бәйрәм тамашасын ачып, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова балаларга, әти-әниләренә бәйрәм кәефе, исәнлек, сабырлык теләде. Ул кунакларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшинның котлауларын да җиткерде. Һәр сабыйга район җитәкчесе исеменнән тәм-томнар тутырылган пакетлар да тапшырдылар.
Ивашкинодан Нина Андреева биш баласы белән мондый чарада әле беренче генә катнашуы. Иң зур кызлары 10 класста укый, ә иң бәләкәйләре - улларына 10 ай гына.
-Безгә социаль яклау бүлегеннән чакыру кәгазе җибәрделәр. Иремнең эшендәге бәйрәмгә бармыйча, монда килдек,- ди Нина Ивановна.- Бу чараны оештыручыларга зур рәхмәт.
Бәйрәмгә килгән балалар Кыш бабай белән Кар кызына бөтен сәләтләрен күрсәттеләр. Үз чиратында, алар да сабыйларны куандырып, бүләкләрне мулдан өләште.
Районкүләм әлеге бәйрәмдә катнашкан бик күпләр бүген рәхмәт сүзләре әйтергә ашыкты.
Чирмешәннән Надежда Маркелова бәйрәмгә оныгы Полинаны алып килгән.
-Яңа ел тамашасына һәр елны чакыралар, зур рәхмәт. Оныгым Яңа елны көтеп ала, өйдә дә бәйрәм кәефе тудырдык, чыршы да бизәп куйдык,- ди әби кеше.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Президент сайладык. Кыш бабай Кар кызы