Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә комсомолның 100 еллыгын билгеләп уздылар

-Комсомол мине күзле-башлы итте дип була, чөнки нәкъ комсомолда эшли башлаган елларда мин булачак тормыш иптәшемне очраттым, - дип искә алды район үзәк китапханәсендә узган конференциядә элек комсомол райкомының беренче секретаре булып эшләгән Хафиз Гатин.

Әлеге чарада катнашкан Хафиз Фатыйх улының һәм башка якташларыбызның  язмышлары да комсомол белән бәйле. Кемдер – сыйныф, башкасы оешма комсоргы булган, күпчелек төрле елларда комсомол райкомында төрле вазыйфалар башкарганнар.  Китапханә хезмәткәрләре оештырган комсомол конференциясен  кунакларның иң өлкәне – Вил Гыймранов ачып җибәрде.

-1965 нче елны мине райкомга эшкә чакырдылар. Ул чакта комсомолда бик яхшы, җаваплы, инициативалы кешеләр эшләде, безне дә осталыкка өйрәттеләр. Комсомол минем киләчәк тормышыма зур этәргеч бирде, дия алам,  - ди Вил Харис улы.

Сүз уңаеннан, Чирмешән районында комсомол оешмасы 1919 нче елның август аенда гына оешкан. Димәк, район комсомоллары киләсе елда да юбилей билгелиячәкләр.

Очрашуда катнашкан башка якташларыбыз да  комсомолда эшләгән елларын сагынып искә алдылар. Төрле хәлләр булган, взнослар җыю да ансат гына бармаган, комсомол билетларын алмаштыру да шома гына узмаган, шулай да “ул елларда яшәргә дә, эшләргә дә кызык иде”, -диделәр элеккеге комсомоллар.

Ни өчен без бүген комсомолны сагынып сөйлибез соң?!

-Чөнки безнең яшьлегебез комсомол дәверенә туры килде,- диде  ВЛКСМ райкомының беренче секретаре булып эшләгән Владимир Островский.- Ә яшьләрнең тормышка карашы башкачарак. Минемчә, хәзерге яшьләр дә начар түгел, үзләрен төрле өлкәләрдә лаеклы күрсәтәләр.

Сүз уңаеннан, Чирмешән районында комсомол оешмасы 1919 нче елның август аенда гына барлыкка килгән. Димәк, район комсомоллары киләсе елда 100 еллыкларын билгелиячәкләр.

 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев