Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән Сабан туенда уңганнарга рәхмәт әйттеләр

Нәкъ алдагы көннәрдә яхшы, тансык яңгыр явып, инде тансык Сабантуй иртәләрендә райондашларыбызның кәефе күтәрелүгә гаҗәпләнәсе түгел, җир кипкән, явым-төшемнәр бик кирәк иде.

Район Сабан туе көнне дә “сәлам” биреп, яңгыр ат чабышларында туктап торды, аннары янә юешләтеп алды, ә төш вакытындарак кояш чыкты, аяк асты да кипшенде.

Стадиондагы Сабан туен, елдагыча, кызыклы композиция белән башладылар. Халык бәйрәмнең нәкъ шул өлешен – ачылышын бу юлы да яратып кабул итте.

Алдынгыларны бүләкләү, үсемлекчелек һәм терлекчелек уңганнарын хөрмәтләү дә кирәк, мактаулы гамәл булды. Авыл хуҗалыгында эшләүченең хезмәте шулай бәяләнергә тиеш тә. Язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте җиңүче дип табылды, “Әккәрәй” - икенче, “БИО АГРО” һәм “Сөлчә” өченче урын ияләре. Аларның җитәкчеләрен, белгечләрен, крестьян-фермер хуҗалыкларын да истәлек бүләкләре белән билгеләделәр.

2021 елның кыр батыры да “ЧИРМЕШӘНАГРО”дан - Михаил Корнилов.

Бүгенге бәйрәмнән, алдарак язылганча, районның иң уңган күп терлекчеләре дә бүләкләр алып киттеләр.

Бәйрәм ипподромда ат узышлары белән башланды. Ике төркемдә чапкан атлардан Яңа Чишмә районының Ак Бүре авылыннан, Аксубайдан килгәннәре - “Дрим Скай” һәм “Захар” финишка беренче килделәр, җайдаклары Сирин Газизов һәм Сергей Федоров Сабантуй бүләге алып киттеләр.

Район Сабан туе Марат Кәримов өчен аеруча истәлекле. Туймәттә туып, бүген Әлмәттә эшләүче 26 яшьлек якташыбыз көрәштә абсолют батыр калды, тәкә һәм суыткыч белән бүләкләнде. Ул 75 кило үлчәү авырлыгындагылар төркемендә дә җиңүче. Марат 2019 елда да районда абсолют батыр иде.

85 килограммга кадәргеләрдән - Илзәр Закиров (Чирмешән), 95 килограммга кадәргеләрдән - Рәсим Шириев (Әлмәт), 105 килога кадәргеләрдән - Фәнил Каюмов (Иске Үтәмеш), 105тән авырраклардан Разыйф Гыйрфанов (Түбән Кәминкә) - беренчеләр.

Икенче келәмдә яшь көрәшчеләр бил алышты.

Дистәләрчә райондашыбыз, Сабантуй кунаклары мәйдандагы төрле уеннарда актив булдылар.

- Район халкы - татарлар һәм руслар, чувашлар һәм мордвалар Сабантуйны үз бәйрәмнәре кебек кабул итәләр, төрле ярышларда катнашалар, күңел ачалар, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, бәйрәмдәге чыгышында. -Мәдәниятләрне үзара баетуга булышлык итеп, ул халыклар дуслыгының чын тантанасына әверелде.

Докладчы билгеләп үткәнчә, район хуҗалыклары чәчү вакытына куелган бурычларны оптималь срокларда башкара һәм эшне сыйфатка хилафлык китермичә төгәлли алдылар. Бүген куелган хезмәт көзен нәтиҗә бирер, чирмешәнлеләр быелгы авыл хуҗалыгы елын яхшы күрсәткечләр белән төгәлләрләр дип ышанасы килә.

- Бу бәйрәм киләчәккә яңа көч, иртәгәсе көнгә ышаныч өстәсен, - диде район җитәкчесе.

Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов чирмешәнлеләргә республика Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен ирештерде.

Сабан туе – чыгымлы бәйрәм. Аны үткәрү өчен, “Шешмаойл”, “ГРИЦ”, “Булгарнефть”, “Татойлгаз”, “Охтин-ойл” нефть компанияләре, “Агроинвест” идарәче компаниясе, “БИО АГРО” җәмгыяте бик зур финанс ярдәме күрсәттеләр, шәхси эшмәкәрләр, төзүчеләр, оешмалар, учреждениеләр дә өлеш керттеләр. Аларның барысына да зур рәхмәт.

Берничә авыл җирлеге милли өйләр бизәп тә халыкны үзләренә җәлеп иттеләр.

фото: Марат Гомәров, Кадрия Гамирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X