Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районының Туймәт авылында яшәүче 90 яшьлек ветеран бакча эшләрендә дә өлгер

-Малларны күп асрагач, без бик иртә торабыз, әмма Факия апа бездән дә өлгер, иртүк бакчада чүп утый торган була, -  ди Факия апаның туганының улы Мидхәт Кәримов. Уңган, булган якташыбызны бүген барысы да мактап телгә алды.

-Без дә апага бик рәхмәтле,  - ди Факия Хөсәен кызы Галимованың Елховойда яшәүче кардәше Фәридә. -Ул пешергән тәмле җәймә, бавырсаклар һич онытылмый.

Туймәт авылында яшәүче Факия апа, язмыш үзенчә эшли, тормышка чыкмаган, балалары юк. Шөкер, ул ялгызлык тоймый, энесе Самат, килене Зөһрә тәрбиясендә, барына шөкрана кылып яши. Урыны чиста, җылы, ашы пешкән, дигәндәй.

-Эшләде дә, эшләде апа, - ди Самат абый. –Герой исеме бирерлек.

Юбилярны 90 яшьлеге уңаеннан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина да котладылар, Туймәткә килеп, Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар җиткереп, бүләкләр тапшырдылар. Галимовлар йортында бәйрәм табынында нинди генә ризык юк иде. Туганнары, аларның балалары, оныклары апаларын менә шулай зурладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев