ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов физик мөмкинлеге чикле балаларга Яңа ел бүләкләре әзерләгән.
Районда яшәүче 18 яшькәчә шундый 75 бала депутат исеменнән татлы бүләк алды. Район инвалидлар оешмасы бүләкләрне балаларның өйләренә илтеп бирде. Яңа ел күчтәнәчләрен таратуда аларга туган як тарихы музее хезмәткәрләре ярдәм иткән.
фото:автор
Нет комментариев