Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районының Бәркәтә авылында чыбыркы шартлатып йон эрлиләр

Нинди генә һөнәр белми әлеге авыл халкы! Әмма йон эрләүдә Рәисә апа Гайнановадан да уздыручысы юк икән.

Бәркәтә авылында оештырылган “Авыл көне” мәйданында әлеге ветеран кабага бәйләгән йонны эрләү бәйгесендә җиңеп,  бүләккә сәгать отты.

-Быел миңа 82 яшь тула. Узган елда да Сабан туе уенында катнаштым, моңа кадәр, шул яшемә җитеп, мәйданга чыкканым юк иде, кызыксам да, ояла идем. Былтыргы кебек, пычкы белән утын  да кистем әле мин. Анысы өчен савыт-саба бүләк иттеләр, рәхмәт барысына да, - ди колхозда озак еллар терлекче, аннан сыер савучы булып эшләгән ветеран әби.

Бәркәтә бәйрәме мәйданында бу көнне мунча себеркесе дә бәйләп ярыштылар. Әле ул гынамы, хәтта иң оста чыбыркы шартлатучыны да  ачыкладылар. Һәрберенә бүләк бар иде.

-Бүләк дигәннән, “Авыл көне”нә аларны читтә яшәүче авылдаш ир-егетләр кызганмады. Көрәштә генә дә,  яхшы бүләкләрдән кала, өч төркемдә батыр калучыларга тәкәләр бүләк иттек,  - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова.

Авылдашлар арасында баш батыр Раил Кашапов зур суыткычка һәм тәкәгә ия. Икенче урын алучы Роберт Әхмәтҗановка - кер юу машинасы, өченчегә чыккан Ренат Әбраровка мультиварка бүләк иттеләр.

Бәркәтәдә көрәшергә  үзебезнең  Туймәт, Иске Үтәмеш, Лашман, Кармыш авылларыннан, Зәй, Лениногорск, Түбән Кама районнарыннан да пәһлеваннар килеп бәйрәм рухын күтәреште.

-Читләр алдан шалтыратты, көрәштерәсезме, бүләк өчен килүебез түгел, күңел өчен, - диделәр. Көрәштердек, әлбәттә, - ди Гөлфәния Хәниф кызы.

Кунак көрәшчеләр арасында Илмир Хәсәншин (Иске Үтәмеш) – баш батыр, бүләге – тәкә һәм машина юу җиһазы, икенче батыр Динар Гатиятов бүләге - микродулкынлы мич, өченче урындагы Рөстәм Йосыпов бөртек ваклагычка ия. Балалар арасындагы көрәштә җиңүче дә мәйданнан яхшы бүләк һәм тәкә алып китте.

Бәйрәмне Ирек Зарипов алып барды. Сәхнәдә  артистлар, җырчылар: Айнур Галләмов, Илнар-Юлия Котдусовлар чыгыш ясады.

Гөлфәния Гайнанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев