Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районының 90 еллыгын тантаналы итеп уздырачаклар

Чирмешән районына 90 ел тулу уңаеннан киләсе атна шимбәсендә, 26 сентябрь көнне, район үзәгендә тантаналы чара оештырылачак.

Бәйрәм сәгать 10 да башлана. Башта мәктәп ярминкәләрен карарга, балалар атракционнарында булырга, милли өйчекләр, тематик урамнар белән танышырга мөмкин.

Юбилейның рәсми ачылышы сәгатькә 11гә билгеләнгән. Анда котлау сүзләре, кунаклар чыгышлары, бүләкләр тапшыру, концерт та булачак.

Көн дәвамында татар халкының милли ризыгы – бавырсак пешереләчәк, янә концерт тәкъдим ителәчәк. 16 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр уеннар, дискотека, күңел ачу, ә 20 сәгатькә бәйрәм салюты билгеләнгән.

Болар – бар да 26 сентябрь көнне Яшьләр мәйданчыгында үтәчәк.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X