Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районында “Полиция Кыш Бабае” акциясе узды

Полиция Кыш Бабае, матур гадәт буенча, райондагы 22 яшүсмерне өйләренә барып Яңа ел белән котлады, бүләкләр тапшырды.

Шулай итеп Чирмешән районы полиция хезмәткәрләре дә “Полиция Кыш Бабае” акциясенә кушылдылар. “Погонлы” Кыш Бабай белән Кар Кызы Түбән Кармалка, Иске Котыш, Иске Үтәмеш, Чирмешән, Кармыш, Шешминка, Андреевка, Иске Кади, Ивашкино һәм Лашман авылларына барып балаларны сөендерделәр. Полиция хезмәткәрләре әзерләгән татлы күчтәнәчләр - Яңа ел бүләкләре балаларның кәефен күтәргән, ата-аналар да рәхмәт әйткән.

Акция балаларга ярдәм итү, аларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау, районда җинаятьчелекне профилактикалау, хокук сакчыларына ышанычны арттыру һәм абруйларын күтәрү максатында оештырыла.

фото: Чулпан Мөбәракшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев