Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы авылларында Сабантуйга әзерләнәләр

Район авыл җирлекләре башлыкларының бу көннәрдә Сабан туе мәшәкатьләре белән йөрүе. Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, бәйрәмне оештыру шактый  чыгымнар сорый. Иганәчеләр табу кирәк, анысын-монысын карарга, уйларга, кунаклар көйләргә...

Рәвхать Фәттахов (Лашман авыл җирлеге башлыгы): -Быел без бәйрәмне Лашман авылында, стадионда оештырабыз. Сәхнә, утыргычлар ясадык, буйыйсын буяп куйдык. Бәйрәм 13 июнь көнне, көндезге сәгать 1дә, өйлә намазыннан соң башлана. Әмирдә “Авыл көне”н 10 июльдә үткәрергә ниятләп торабыз. Бәйрәмне иганәчеләр оештыра.

Мингәрәй Әминов (Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы): -Мәйданны “Озын күпер” буасы  янында көйлибез. Сабан туе 13 июнь көнне үтәчәк, ул сәгать  10да башлана. Көрәштә абсолют батырга  тәкә һәм бензопычкы, икенче батырга газ плитәсе, өченче урын алучыга үлән чапкыч – триммер бүләк итәчәкбез.

Рафис Мингулов (Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы): -Иске Үтәмештә бәйрәм  13 июньдә, сәгать 11дә башлана, элек уза торган урында – стадионда. Ә Урманасты Үтәмештә бәйрәм 12 июньдә, район Сабан туе көнне, 14.00 сәгатьтә башлана. Иганәчеләр читтән җырчылар да чакырган.

Гөлфәния Гайнанова (Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы): -“Авыл көне”н үткәрүне 3 июльгә билгеләдек. Бәйрәм Шушма елгасы аръягындагы Сабантуй мәйданында,  сәгать 11дә башланачак. Көрәшчеләрне: авылныкыларны, кунакларны аерым төркемнәрдә көрәштерәчәкбез, бүләкләр, елдагыча, барысына да яхшы булырга тиеш. Сабан туен үткәрешергә авылдашлар булыша.

Мингали Минһаҗев (Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы): -Бездә Сабан туе район Сабан туе көнне, 12 июньдә, 15.00дә башланачак. Якшәмбе көнне китәргә туры килә дип, кунакка кайтучы күп авылдашларыбыз аны шулай үткәрүебезне үтенде. Бәйрәмне “Бүләк” аланында оештырабыз.

Рәдиф Халиков (Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы): -Сабан туен, чиратлап: бер елны - Түбән Кәминкәдә, бер елны Кара Чишмәдә үткәрәбез. Быел чират – Түбән Кәминкәдә. Мәйданны элеккеге “Яшелчә бакчасын“да, буа артында көйлибез. Бәйрәм 13 июньдә, сәгать 10да  башлана. Иганәче егетлә-
ребез Казаннан җырчылар да: Эльмира Сөләйманованы, Ленар Сәйфиевны, Марат Фәйрушинны чакырдылар.

Илдар Фәтхетдинов (Кармыш авыл җирлеге башлыгы): - Сабан туе авыл мәктәбе янындагы мәйданда
13 июньдә үтәчәк, сәгать 10да башлыйбыз. Аны үткәрүдә нефтьче иганәчеләребез дә булыша. Көрәштә һәм ат чабышында беренче, икенче, өченче урыннар алучылар өчен бүләкләрне  Түбән Камада яшәүче авылдашыбыз Фәгыйль абый Гатиятов алып кайтырга ышандырды. Кунак һәм авылдаш көрәшчеләрне аерым-аерым көрәштерәчәкбез, икесендә җиңүчеләргә дә берәр тәкә бүләк итәргә җыенабыз.

Айдар Кәримов (Туймәт авыл җирлеге башлыгы): -Без дә бәйрәмне уздырырга ниятләп торабыз: Сабан туе 13 июнь көнне әрәмәлектә була, сәгать 10да башлана. Рәхмәт  иганәче авылдашларыбызга, бәйрәмне үткәрешергә алар булыша.

Нәкыйп Мөктәсимов (Иске Кади авыл җирлеге башлыгы): - Авыл Сабан туе мәйданын Тукай поселогы янәшәсендә көйлибез. Бәйрәм 13 июньдә, сәгать 11дә башлана.

Яктытаулылар 17 июль көнне “Авыл көне”  үткәрә. Бәйрәм “Зур болын” да узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев