Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау” тантаналары үтте

Район авылларында әлеге тантана шимбә көнне, 21 майда узса, Чирмешән мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау 24 майда шалтырады.

1 нче Чирмешән мәктәбендә әлеге бәйрәмгә тырышып әзерләнгәннәр. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Марина Егорова җитәкләгән 11 нче сыйныфны 14 егет һәм кыз тәмамлый. Тантаналы линейка барышында аларны тырыш, уңган сыйныф буларак билгеләп үттеләр. Укучылар арасында спорт өлкәсендә һәм укуда ирешкән нәтиҗәләре өчен бүләкләнүчеләр дә шактый.

-Бу сыйныф минем беренче чыгарылышым. 5 нчегә бик кечкенәләр булып килделәр. Мин дә яшь укытучы идем. Бергә “үстек”, бергә өйрәндек барысына да. Шуңа да минем өчен бик дулкынландыргыч, хисле, шатлыклы да, бераз моңсу да көн бүген. Беренче чыгарылыш иң истә кала торганы буладыр, - диде чыгарылыш сыйныф җитәкчесе Марина Ивановна, тантанада чыгыш ясап. – Алда әле имтиханнар көтә. Укучыларыма уңышлар телим, зур тормыш юлында югалып калмагыз, үз юлыгызны табыгыз.

Әлеге мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучыларына район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да теләкләрен җиткерде.

-Мәктәп еллары һәрберебездә аерым бер истәлек булып саклана. Мин әле дә үземне укыткан укытучыларны хәтерлим һәм аларга рәхмәтлемен. Сез дә укытучыларыгызны, мәктәбегезне онытмагыз, әти-әниләрегезнең өметләрен аклагыз. Алдагы имтиханнарыгызны уңышлы тапшыруыгызны телим. Бәйрәм белән! – диде ул.

 

Укучыларны шулай ук мәктәп директоры Ләйләгөл Моксинова беренче укытучылары Надежда Трофимова, ата-аналар исеменннән Гөлчирә Хөснетдинова, Ак Барс Банк җәмгыятенең Чирмешәндәге өстәмә бүлегенең сатулар офисы җитәкчесе Диләрә Мәгъсүмова котлады.

Соңгы кыңгырауны шалтырату хокукы чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның укытучыларына бирелде. Бүген ул бу мәктәптә 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 25 укучы өчен дә яңгырады.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X