Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районының Чумачка бистәсенә 100 ел тулды

Монда нигез салучылар Югары Кармалка, Югары һәм Түбән Чегодай кешеләре. Тирә-ягында урманнар шаулап үсүче, чишмәдән су алучы елгасында керкә-форель балыгына хәтле йөзгән бу урында башта куыш-землянка казып торыр урын ясаганнар.

Чумачка исеме монда 1919 елда 12 чишмә дигән җирдән күченгән Чумаков фамилияле кеше белән бәйле, диләр.

Элек ул зуррак та булган, бүген бу бистәдәге 75 йортта 107 кеше яши. Җәйге чорда Оҗмахка-Очмага кайтып торучылар бик күп икән.

-Бик матур бит безнең поселок, - ди озак еллар читтә гомер иткән Шамил Җиһаншин. –Хатыным белән инде дүрт ел монда торабыз, бабай йортында урнаштык. Кайдадыр булсам да, тизрәк шунда кайтасы килә.

Чумачканың иң өлкән кешесе – 91 яшьлек Фаизә әби Сөләйманова да бистәнең үз кызы кебек.

-Элек, әни үлгәч, монда әти хәерчелектән качып, Биләр ягыннан бәхет эзләп килгән, мин бик кечкенә чакта. Элеккегеләрне начар хәтерлим шул. Аллага шөкер, балалар үстердек, бүген улым Рамазан, киленем Фәридә белән килешеп, матур яшибез.

Чумачканың 100 еллык юбилеенда Фаизә әбигә, бистәнең иң яшь кешесе – 8 яшьлек Камил Нургатинга да бүләк бирделәр. Гомумән, иң уңганнарга, иң булганнарга рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Бәйрәмне оештыруга аеруча зур өлеш керткән авылдашлары Булат  Латыйпов һәм Азат Кашапов та макталдылар.

Юбилейның төп өлеше мәчет һәм мәдәният йорты янындагы мәйданда үтте. Дога да кылдылар, мөнәҗәтләр дә әйттеләр, чирәм “сәхнәдә” артистлар да җырлады. Сабантуйдагы кебек, аркан тартыш, сулы чиләкләр белән йөгерү, катыктан акча эзләү дә булды. Боларны район мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлекләр хезмәткәрләре бик оста оештырдылар. Түбән Кармалка авыл җирлеге Советы да тантананы үткәрү мәшәкатьләрен үз өстенә алган.

-Чумачка бик нык үзгәргән, матур, төзек йортлар күбәйгән. Урамнар буйлап барысын да карап чыктым, - диде бәйрәмгә килгән кунак – район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов. -Халык булдыклы, тырыш монда. Кайберләренә бүләкләр дә алып килдем.

Халык 8 ел элек ачылган мәчет каршындагы мәрмәр плитәләргә сугышта катнашканнар, бистәнең күренекле кешеләренең исем-фамилияләре язылган мемориаль һәм стеланы да күрде.

Кунаклар килә тора. Кочаклашып күрешүләр, тәмләп сөйләшүләр бәйрәмнең кирәклеген кабат дәлилли. Сүз үзеннән-үзе үткәннәргә борыла.

-Элек бездә көтүгә малларны ир-атлар куа иде, -ди Нәсыйх абзый Мөхәммәтҗанов. -Шунда дөнья хәлләре турында сөйләшәләр, мөһим мәсьәләләр уңаеннан, киңәшеп, план да коралар. Элек-электән бистәдә умартачылар байтак, малны күп асрыйлар иде.

Чумачканың 100 еллыгын шулай зурлап уздыру идеясе Габдулла абзый Латыйповныкы. Бөгелмәдә тора, әмма туган авылын бер дә уеннан чыгармый, эшне кушып кына тора. Андыйлар да кирәк.

-Эх, Чумачкада барлык урамнарны да шомартасы, асфальтлы итәсе иде, - дип хыяллана ветеран.

Су челтәрләре юк икән бистәдә, һәркемнең үз скважинасы. Кайбер урыннарда су 5-6 метр тирәнлектән үк чыга.

Дөрестән дә, яшәү өчен рәхәт урын бу, ул печәнлекләр, ул җиләклекләр дисеңме! Таш та тау сыртында, кул сузымында гына.

...Юбилейның төп өлеше тәмам, әмма бәйрәм рухы сүрелми әле, халык йорт тирәләренә елыша. Кайткан кунакларны, нәсел-нәсәпне сыйлы табыннарга дәшәләр. Мондый юбилей гел булмый бит.

Чумачка бистәсенә 100 ел тулды. Юбилей мизгелләре (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    3 июля для жителей маленького поселка Чумачка, Черемшанского района, был организован праздник – 100-летие основания поселка и Сабантуй. Проведенный праздник позволил людям на время оторваться от рутинных дел и отдохнуть душой, что не маловажно в наше время. На праздник пришли не только жители поселка, но и гости, встретились друзья, родственники, товарищи, которые не виделись годами. За это жители поселка хотят сказать огромное спасибо, главе администрации Черемшанского района и председателю сельсовета. Глава администрации, относится к нашему поселку с большой теплотой. На организацию праздника были мобилизованы отдел культуры, артисты, спортсмены. Администрация сельсовета приобрела подарки участникам сабантуя. Все жители поселка Чумачка выражают искреннюю благодарность главе администрации Черемшанского района Фердинанту Мидхатовичу Давлетшину, отделу культуры Рузиле Рахманкуловне и всем остальным участникам способствовавшим организации данного торжества. Спасибо большое! От имени жите

    2
    X