Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Ивашкино мәктәбе чәчәк үсентеләрен күбәйтә

Ивашкино мәктәбендә бакча эшләре башланды дисәк тә була. Март башында алар теплицага редис һәм укроп чәчәргә планлыйлар. Җылылык трассасы өстенә  урнаштырылган теплицада үсентеләр тиз өлгерәчәк.

-Помидор, татлы борыч үсентеләрен сирәкләп, тартмаларга утырттык. Татлы борыч орлыкларын – гыйнварь башында, помидор орлыкларын ай ахырында туфракка күмдердек, - ди бу эшкә җаваплы укытучы Наталья Яманова. - Һәр сыйныфның тәрәзә төпләрендә 7-8 тартма үсенте. Укучылар аларны карап, вакытында суын сибеп, тәрбияләп торалар.

Ивашкинолылар быел да, үткән елдагы кебек, 2000 төп помидор һәм 500 төп татлы борыч үсентесе утыртканнар. Ә чәчәкләр әле шытып кына килә, аларны 150 төптән 300гә кадәр күбәйтергә уйлыйлар, үсентеләрнең күп өлешен сатып, бюджеттан тыш акча эшлиләр. Аларның бу юнәлештә тәҗрибәләре зур, үз клиентлары да бар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев