Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Бушаган түтәлләргә сидерат чәчү кирәкме?

Киләсе ел уңышын көздән кайгыртыйк.

Бакчада суганнар, сарымсаклар, бәрәңге алынды. Кишер, чөгендер, кәбестә кебек яшелчәләр үз чиратын көтә. Бушап калган түтәлләр киләсе елга мул уңыш бирсен өчен нинди эшләр башкарырга?
Бушап калган түтәлләргә тәҗрибәле бакчачылар сидерат чәчә.
Сидерат сыйфатында берьеллык люпин, люцерна, клевер, торна борчагы (вика), солы, горчица, рапс чәчәргә була. Боларын көзен чәчәләр. Җәй көне борчак, люцерна, торна борчагы, тукранбаш (клевер), фацелия сибү уңышлы булачак.


Шунысын истә тотыгыз: сидератларны чәчәк атканчы, яки чәчәк аткан вакытында чабып аласы була. Югыйсә, орлыклары бөтен бакчагызга сибеләчәк.


Борчак туфракның структурасын яхшырта, азот тупларга булыша. Борчак тиз өлгерә, шуңа да аны август урталарына кадәр чәчеп өлгерергә кирәк.
Люцерна ачы туфраклар өчен бигрәк тә файдалы.
Торна борчагы туфракны азот һәм микроэлементларга баета, чүп үләнен бетерә. Торна борчагын башка сидератлар белән кушып чәчү әйбәтрәк. Ул ачы туфракта начар үсә.
Тукранбаш туфракны минераль матдәләргә баета.
Фацелиянең вегетация чоры кыска, аны җәй көне дә, көзен дә чәчәргә була. Туфракның бөтен төрен дә “үз итә” ул. Суыкны да, эссене дә яхшы кичерә. Туфрактагы авыру барлыкка китерә торган бактерияләрне бетерә. Чүп үләннәренә каршы көрәшә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев