Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Бакчаны кырмыска басмасын, дисәң...

Алар белән көрәшүнең берничә ысулы бар.

Көннәр җылыту белән бакчада кырмыскалар да гөжли башлый. Кырмысканың бакчага зарарлы бөҗәкләр ташый торган гадәте булуын барысы да белә. Шуңа да бакчачылар алар белән көрәшне яздан ук башларга тырыша.

Бакчадагы җимеш агачларын яхшылап тикшереп чыгыгыз, агач, куак кәүсәләрендә кырмыскалар йөгерешсә, тиздән аларда яшел, кара бетләр барлыкка киләчәк. Корткычларга каршы көрәшү өчен чыгарылган “яшел сабын” белән ботак очларына сырган бетләрне юып төшерергә була.

Яшелчәләргә, җимеш агачларына зыян салучы корткычлар ияләшмәсен, дисәгез, кырмыскаларны бетерү юлын карагыз. Кайбер бакчачылар кырмыска ояларына кайнап торган су сибә. Бор кислотасы кушып ясалган көрәшү чарасы да бу бөҗәкләрдән котылырга ярдәм итәчәк. Моның өчен каты итеп пешерелгән йомырка сарысына даруханәдән сатып алган бор кислотасы порошогы кушып изәбез һәм кечкенә түгәрәкләр әвәлибез. Аннан шул түгәрәкләрне кырмыска оялары урнашкан урыннарга тезеп чыгабыз. Бер-ике көннән алар юкка чыгачак. Кайбер хуҗабикәләр кырмыскаларны юк итү өчен манный ярмасы куллана. Бөҗәкләр тупланган урыннарга аны салып чыгарга гына кирәк.

Әгәр бакчагызны кырмыска күпләп баскан икән, мондый чаралар гына ярдәм итә алмас, химик препаратлар куллану да кирәк булачак.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев