Туймәт фермерының әлегә 80 төргәк яңа печәне бар
Авыл хуҗалыгы

Туймәт фермерының әлегә 80 төргәк яңа печәне бар

Туймәттән Альберт Фәссахов телефоннан һава торышын бу араларда сәгать саен диярлек күзәтеп тора: печән әзерләргә көн кирәк.

-Яңгырлар соңга калдырдымы азык әзерләүне, - дим авыл фермерына.

-Калды инде, калды, кара син, ничек озын булып үсеп киткән, картая төшкәннәр инде, хет 2-3 атна алдарак чабарга иде, нишләтәсәң, - ди Альберт Наил улы.

Туймәт авылыннан Альберт һәм Рәзилә Фәссаховлар - хуҗалыкларында инде байтак еллар күп терлек асраучы уңган гаилә. Бүген алар дүрт баш сыер тота.

-Шулай гына калдырдык, исәнлек чамалы, балалар да китте. Быел дүрт сыерга биш бозавыбыз булды: берсе игезәкләрне бозаулады. Субсидия була дигәч, тагын дүрт үгез бозау алдык, - диде гаилә башлыгы.

Фәссаховларның 32 гектар пай җирләре бар. 10-сында бөртеклеләр, калганында  үлән үстерәләр. Альбертның МТЗ тракторына таккан яңа чапкычы белән шул мәйданнарны иңләгән вакытында сөйләштек.

-Кыш чыгарга уртача зурлыктагы 80ләп тюк әзерләдек инде, безгә 100 тирәсе кирәк. Артыгын сатарбыз дип торабыз. Сыерларга люцерна яхшы инде, клеверында да бөтен витамин бар, - ди ул.

-Бу эсседә тракторда йөргән кешегә дә бик кызу хәзер...

-И, и, анысына гына чыдыйсың: ишекләр, тәрәзә ачык. Шундый коры, яңгырсыз көне генә булсын, Ходаем. Мондый көнне чапкан үләннәрне ике-өч көндә җыеп  та алып була. Һава торышын гел күзәтеп торам, кичә яңгырлар күрсәткән иде – булмады үзе. Бүген дә көн яхшы әле, - дип чапкычы белән яңа теземнәр салырга кереште Альберт Фәссахов.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев