Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Салават малларына урын җитми

Үзең җитештергән сөтне, итне үзең үк эшкәртеп, ниндидер ризык ясасаң керемеңне бермә-бер арттырып була. Юкса фермага аяк та басмаган кемдер башкалар тир түгеп тапканны кибетләрдә ике-өч тапкыр арттырып сата. Иске Кади эшкуары Салават Камаловның да авыл хуҗалыгы ризыкларының, аеруча сөтнең бәясезлегенә җаны әрни. Әнә бүген аның литрына нибары 11-12 сум...

Үзең җитештергән сөтне, итне үзең үк эшкәртеп, ниндидер ризык ясасаң керемеңне бермә-бер арттырып була. Юкса фермага аяк та басмаган кемдер башкалар тир түгеп тапканны кибетләрдә ике-өч тапкыр арттырып сата.


Иске Кади эшкуары Салават Камаловның да авыл хуҗалыгы ризыкларының, аеруча сөтнең бәясезлегенә җаны әрни. Әнә бүген аның литрына нибары 11-12 сум акча тәкъдим итәләр. Гаделсезлек бит бу. Шуңа күрә ул итне һәм сөтне үзе үк сату юлларын эзли. Итенә хуҗа бар анысы, Камалов Чирмешәндәге һәм Иске Кадидагы балалар бакчаларын, мәктәпләрне дә яңа суелган мал ите белән тәэмин итеп тора. Ай саен тонна-тонна ярым ит шулай урнаша.

"Файдасы аз, мәшәкате күп булса да сөтчелек белән дә шөгыльләнергә кирәк,- ди Салават. -Кышкы чорда ул үзенә күрә конкрет, даими керем чыганагы. Менә минем крестьян-фермер хуҗалыгында җәен унлап кеше эшли, буш вакытлары юк. Ә кышка кергәч алар ничек көн күрергә, ничек акча табарга тиеш? Гаиләләрен туендырасылары бар бит. Шуңа күрә хәлләренә керәм, үземдә үк эш табарга тырышам. Азрак булса да, акча да түлим. Мал азыгыннан, фураждан да өзмим, эшлиләр икән, алсыннар.

Салават һәм Рузалия Камаловларның гаилә фермасы оештыруларына дүрт ел чамасы. Дөрес, гаилә фермасы дию иртәрәктер, аны рәсмиләштерү дәвам итә. Ул законлы теркәү узса хет дәүләт тарафыннан субсидия алырлар иде. Әлегә бары үз көчләренә таяналар, кредитларга яшиләр.

Камаловларның 650 гектар җире бар. Анда бодай, арпа, донник, костер да игәләр. Малларына фураж, печән һәм сусыл азыкларны ел да үзләре хәстәрли.

- Бүген 127 баш мөгезле эре терлегебез бар. Илле сыердан көнгә уртача биш йөз кило сөт савабыз,- ди Салават. - Алар гел тук, фуражлы азык ашыйлар.

Тукайдагы фермада эшләре нык җиңеләйгән, былтыр монда сөтүткәргечләрне хәрәкәткә җибәргәннәр. Хәзер сөтне чиләк белән анда-монда ташыйсы түгел, кирәк җиргә ул торбалар буенча гына кудырыла.

Кызганыч, бердәнбер корпуста малларга урын җитми, шуңа да таналарның дистәдән артыгын Салаватның әти-әниләре абзарында асрыйлар.

Җитмеш баш умарталары да бар икән. Монда инде Салаватның 78 яшьлек әтисе Хәлил абзый баш кеше. Эшнең тәртибен яхшы белә, чын умартачы. Сүз уңаеннан, Камаловларның балалары, башка кайбер туганнары да сезонлы мәшәкатьләрдән читтә калмыйлар.

Салаватның атлары да бар. Сабантуйларда гел тиз чабалар. "Тропик" кушаматлысы әле генә Әлмәттә узган спартакиадада финишка беренче килгән.

Камаловларның Иске Кадидагы төрле чаралар үткәргәндә әледән-әле булышуларын да искә алу кирәктер. Әйтик, зират тирәсен яңартып тотканда, мәдәният йортында парлылар очрашуын оештырганда, Тукай поселогында мәчет төзегәндә матди якны кайгыртканнар. Ел саен үз өйләре каршында чыршы бәйрәме уздырулары да халык рәхмәтенә лаек.

- Байлыгыбыз белән бүлешеп яшибез, - ди эшкуар Салават Камалов. - Дәүләт тә безгә карата шундый мөнәсәбәттә булса икән. Ничә еллар буе яңа техника, комбайн алырга хыялланам. Тик аны алу өчен башта ук зур сумма түлисе. Тукайдагы төп ферма бинасын зурайтырга да берьюлы күп акча кирәк. Аны мин үзем генә ничек җиңдерим ди?! Әллә кайлардагы кемнәрдер безнең продукциягә, әйтик сөткә бәя куя, ә без - район эшмәкәрләре аларга йогынты ясый алмыйбыз. Гаеп үзебездә - берләшергә, итне, сөтне, яшелчәләрне эшкәртү цехлары булдырырга кирәк.

...Биле авыртып торса да, Салават бүген дә үз биләмәләрен карап чыгарга җыена башлады. Аның ял көне юк. Үз эшең - үз ашың, синең мәшәкатьләреңне башка кеше хәл итми.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл эшкуарлары