Салават малларына урын җитми
Үзең җитештергән сөтне, итне үзең үк эшкәртеп, ниндидер ризык ясасаң керемеңне бермә-бер арттырып була. Юкса фермага аяк та басмаган кемдер башкалар тир түгеп тапканны кибетләрдә ике-өч тапкыр арттырып сата.
Иске Кади эшкуары Салават Камаловның да авыл хуҗалыгы ризыкларының, аеруча сөтнең бәясезлегенә җаны әрни. Әнә бүген аның литрына нибары 11-12 сум...