Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әмир урамнарында “Авыл көе” яңгырады

Елдагыча, быел да Әмир авылында “Сөлге җыю” бәйрәме узды. Колганы өч йортка төшкән киленнәр сөлгеләре, кызлар чиккән кулъяулыклар бизәде.

Күп төбәкләрдә сөлгеләрне Сабан туе бәйрәме алдыннан гына җыялар. Ә безнең як авылларының кайберләрендә моны иртә яздан ук башкарып кую гадәте яши. Армиягә китәсе егетләргә – “никрутларга” йөкләнгән бу эш. Әмирдә инде ничәмә дистә еллар сөлге җыю көне, язылмаган закон буенча, апрель аеның беренче шимбәсенә билгеләнгән.  Бу көнне авыл өстендә “Авыл көе” җыры яңгырый:

Урман буе зәңгәр чәчәк,

Аны кемнәр чәчкән икән?

Яшь гомерләр чәчәк диләр -

Чынлап та чәчәк икән.

Дөрес, элек еллардагы кебек тавышлары артык көчле түгел сөлге җыючыларның, чөнки егетләр сафы елдан-ел сирәгәя бара, гармунчы да – “дефицит” хәзер...

Урамнарны иртән үк чиләкләр тоткан кечкенә балалар әйләнеп узды - йомырка җыюлары. Шунда аларга тәм-томы, бераз “эш хакы” да эләгә.

Егетләр колгага сөлгеләрне бәйләтеп, бүләкләрне йорттан-йортка кереп котлатып йөриләр. Улларын кемдер пәрәмәч, коймак белән сыйлый. Сабан туена бүләкләр әнә шулай  җыела. Кызлар чиккән кулъяулыклар исә егетләрнеке генә. Сер түгел, хәзер авылларда кызлар аз, шулай да әнә сөлге җыючыларның гармунчысы  Әлфис Нургатинның гармунында төсле җепләр белән чәчәкләнгән берничә кулъяулык җилферди, колгада да бар алар.

-Расчет буенча барлыгы алты-җиде кулъяулык булырга тиеш әле, - диләр егетләр.

Быел Әмирдә өч йортка килен төшкән. Яшь парлар барысы да читтә төпләнгән булсалар да, киленнәр бәйрәмгә сөлгеләр кайтарганнар. Раил һәм Рәзилә Галимовлар, Рәдиф һәм Гөлшат Сафиннар, Динар һәм  Эльмира Мисбаховлар бүләкләре Сабан туе батырларына булачак.  

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев