Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Өлгермибез

Район хуҗалыкларында 1400ләп гектар мәйданнан шикәр чөгендере казып алынган (тиешленең яртысы). Уңышның 14 мең 846 тоннасы шикәр заводларына озатылган, шул исәптән, "Чирмешән-АГРО"дан - 9058, "Кади"дан - 2484, "Югары Кармалка"дан - 1658, "Туймәт"тән - 1644 тонна. "Чирмешән-АГРО" үз техникасы белән 600 гектардан (барлык мәйдан-800) чөгендерне казып та алды, ә "Кади" комбайннарны...

Район хуҗалыкларында 1400ләп гектар мәйданнан шикәр чөгендере казып алынган (тиешленең яртысы).
Уңышның 14 мең 846 тоннасы шикәр заводларына озатылган, шул исәптән, "Чирмешән-АГРО"дан - 9058, "Кади"дан - 2484, "Югары Кармалка"дан - 1658, "Туймәт"тән - 1644 тонна.


"Чирмешән-АГРО" үз техникасы белән 600 гектардан (барлык мәйдан-800) чөгендерне казып та алды, ә "Кади" комбайннарны читтән китертү җаен тапкан, тиешленең яртысыннан уңыш җир өстенә чыгарылган, озатасы чөгендер бик күп.

20 мең 561 гектар җир эшкәртелгән (тиешленең 54 проценты). Бу өлкәдә тулаем эш начар бара, гектарлар-күрсәткечләр бик акрын үсә. Дөрес, "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында җир (1160 гектар) тулысынча эшкәртелгән, "Чирмешән АГРО", "Сөлчә", "Кади" җәмгыятьләрендә дә эш күләме зур түгел.
Аяз көннәрнең кадерен белмәдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined шикәр чөгендере казып алынган