“Лениногорск АГРОфирмасы“ уракны төгәлләде
Район хуҗалыкларында бөртеклеләр барлык мәйданнарның 60 процент өлешеннән, 23 мең гектардан җыеп алынган. Һәр гектардан уртача 29 центнер уңыш чыга. "Лениногорск АГРОфирмасы" уракны төгәлләде дә. Бу җәмгыятьтә бөртеклеләр 3850 гектарда игелде, һәр гектардан уртача 37,4 центнер. Тулаем 14 мең 417 тонна уңыш җыйдылар. "ҮтәмешАГРО", "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыятьлә-рендә дә комбайннар үтәсе участоклар...
Район хуҗалыкларында бөртеклеләр барлык мәйданнарның 60 процент өлешеннән, 23 мең гектардан җыеп алынган. Һәр гектардан уртача 29 центнер уңыш чыга.
"Лениногорск АГРОфирмасы" уракны төгәлләде дә. Бу җәмгыятьтә бөртеклеләр 3850 гектарда игелде, һәр гектардан уртача 37,4 центнер. Тулаем 14 мең 417 тонна уңыш җыйдылар. "ҮтәмешАГРО", "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыятьлә-рендә дә комбайннар үтәсе участоклар күп түгел, ә менә "Ильхан"да, "Кара Чишмә"дә, башка кайбер хуҗалыкларда темпны көчәйтәсе бар.
7 мең гектарда җир эшкәртелгән (тиешленең 14 проценты). Бу эштә "ЧИРМЕШӘНАГРО", "Лениногорск АГРОфирмасы" алдарак.
Уҗым культуралары 4 мең гектарда гына чәчелгән (26 процент). Монда "Серендеев Н.И.", "Лениногорск АГРОфирмасы", "ЧИРМЕШӘНАГРО", "Әккәрәй" җәмгыятьләрен мактап була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев