Көнбагышка чират җитә
Быел районда һава шартларының уңайлыгы, игенчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 32,5 центнер уңыш җыела.
Комбайннарга әле тагын 3 мең гектарда бөртек суктырасы бар. Моннан тыш көнбагыш участокларында эш көтә (районда бу культура 11 мең гектар мәйдан били). Ындыр табакларына 118 мең тонна чамасы бодай, солы, арпа, борчак кайткан. Күпчелек күмәк хуҗалыклар орлыкка җитәрлек бөртекне саклауга салганнар, пайчылар белән дә исәп-хисап ясаганнар.
8 мең гектарга якын мәйданда, ягъни узган елның шушы вакытындагыдан да күбрәк, уҗым бодае һәм арыш чәчелгән.
Тиешленең 34 процент өлешендә, 17 мең гектар җир эшкәртелгән. Бу өлкәдә “Әккәрәй”, “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Тепсуркаев В.Ә.” җәмгыятьләре өлгерлек күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев