Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кармыш фермеры Динар Миннебаев грант акчасына терлекләр симертә

Шушы көннәрдә Кармышка барырга туры килде. Башка авылларда йорт саен машина торса, монда йорт саен диярлек трактор басып тора, кайберәүләрдә әле ул бер генә дә түгел. “Безнең авылда фермерлар күп бит”,-диделәр кармышлылар.

Авылда җиде крестьян-фермер хуҗалыгы оешкан, шулар арасында “Миннебаев Д.Р.” хуҗалыгы аерым урын алып тора.

Динар мәктәпне тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайта. Башкалар кебек шәһәргә дә китеп урнаша, әмма озак тормый, төпчек малай әти-әнисе янына авылга кайтып төпләнә. Анда-монда эш эзләми, яшьтән үк мал-туар карап үскән егет терлек асрарга ниятли. Әүвәл атлар, тора- тора сарыклар үрчетә.

Узган елны Динар фермерлык эшен җәелдерүгә грант ота һәм 3 миллион сум акчага мөгезле эре терлекләр симертү проектын тормышка ашыра башлый.

Бүген инде аның бу юнәлештә уңышлары да бар. Элеккеге “Алга” колхозының ферма биналарын сатып ала, ремонт ясый Динар. Грант акчасына алган үгезләрне дә шунда алып кайта. Хәзер Миннебаев хуҗалыгында 23 ат, 70кә якын сарык, 100 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Билгеле, бу кадәр малны ашатырга да кирәк.

-600 гектар җир, аны эшкәртергә дүрт берәмлек тракторбар, -ди әңгәмәдәшем.- Нигездә бөртекле культуралар чәчәбез, печәнгә күпьеллык үләннәр дә үстерәбез. Яз-көз атлар, сарыклар көтүдә йөри.

Грант акчасы алучылар махсус шартларны да үтәргә тиешләр, әйтик, биш ел бу эшне ташларга, терлек санын азайтырга ярамый, ай саен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә вакытында отчетлар тапшырырга, салым түләргә кирәк.

Булдыклы авыл эшкуарының киләчәккә үз эшен киңәйтү буенча планнары да бар.

-Менә шул сыер абзарларны ремонтлап, сыерлар да алырга ниятлим, -ди Динар Миннебаев. – Монда да дәүләт ярдәменә өметләнәм. Гомумән, авыл җирендә эшен башларга теләүчеләр өчен дәүләтнең бу ярдәме бик урынлы, үз эшеңне башларга мөмкинлек бар. Мин инде шәһәргә дә китеп карадым, анда безне көтеп торучы юк. Авылда да акча эшләп, яшәп була. Иткә сорау кимеми. Әмма әлегә кадәр мондый зур  күләмдә ит сатарга туры килмәде. Көзгә үгезләрнең бер төркемен суярга вакыт җитә. Лашмандагы сую цехы белән килешү бар. Бу эшне алар аша башкарачакбыз.

Динарның фермер хуҗалыгында өч кешегә даими эш урыны бар. Кызу вакытларда тагын өстәмә көч җәлеп итә. Ай саен хезмәт хакын түләп бара.

Күптән түгел генә «2017-2020  елларга  Татарстан Республикасында  яңа  эш башлаучы  фермерларга  ярдәм» федераль ведомство программасы   буенча  грантлар  бирү өчен крестьян  (фермер) хуҗалыклары  проектларын  сайлап  алу конкурсына  йомгак  ясалды. Безнең районнан тагын җиде кеше грантларга ия булган. Чирмешәннән Фәрһад Галимов, Зөлфәт Мортазин, Девичья Полянадан Николай Якимов, Кармыштан Дамир Гатин һәм Илгизәр Фәтхетдинов мөгезле эре терлекләрне симертү буенча эш алып барачак. Чирмешәндә яшәүче Зилә Латыйпова -җилек-җимеш, Висхан Тепсуркаев бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар үстерү белән шөгыльләнәчәкләр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев