Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 14 май 2013 яңалыклары

    • 14 май 2013 - 10:30
      Үз агачыңны утыртырга ашык
      18 майда Бөтенроссия "Урман утырту көне" үтә. - Акциядә теләгән барлык оешма һәм аерым кешеләр дә катнаша ала,- ди Чирмешән урманчылыгының лесничий урынбасары Марс Рәхимҗанов. - Утырту өчен нарат, чыршы, каен, балан агачлары үсентеләре чикләнмәгән күләмдә бирелә. Агач үсентеләре алу өчен "Чирмешәнурман" оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен 2-51-89 номерына...
    • 14 май 2013 - 06:58
      Бәйрәм уңаеннан узышлар
      Бөек Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан Чирмешән кадет интернат-мәктәбе укучылары арасында җиңел атлетика узышлары үткәрелде. Патриотик тәрбия һәм җиңел атлетиканы популярлаштыру максатында оештырылган ярышлар Чирмешәннең 275 еллыгы стеласы яныннан старт алды. Финиш Мәңгелек ут янында булды. Кадетлар өч яшь категориясендә көч сынашты. Өлкән төркемдә Эдуард Миронов һәм Анна Павловалар - беренче....
    • 14 май 2013 - 06:54
      Былтыр – көнбагыш, быел – бодай
      "Татагро" җәмгыяте быел район кырларында 5500 гектар мәйданда бодай һәм арпа чәчә. Берничә ел рәттән бездә рапс, көнбагыш үстергән әлеге җәмгыять 2500 гектарда бодай, 3000 гектар җирдә арпа игәргә ниятли. Бөртекле культуралар "Чирмешән - АГРО", "Лашман агрофирмасы", "Шушма" җәмгыятенең Андреевка, Шешминка кырларының бер өлешендә урын алачак. Ульяновка авылындагы "Иванов Ю.С"...
    • 14 май 2013 - 06:46
      Иртә чәчкән иртә ура
      "Кади"да һәм "Чирмешән-АГРО"да шикәр чөгендерен дә вакытында чәчеп куйдылар. "Сөлчә"дә инде берничә көн кукуруз чәчәләр. Белгечләр әйтүенчә, бүген чәчүлекләрне тәрбия кылу хакында кайгыртырга кирәк. Шытымга кадәр тырмалау - бик мөһим агротехник чара. Әлегә район хуҗалыкларында тиешленең 56 процент өлешендә, ягъни 23 мең 740 гектарда орлыклар җир куенына салынган. "Кади", "Чирмешән-АГРО",...