“Сөлчә” җәмгыятендә язгы чәчүне булачак арпа кырларыннан башладылар. Лашман белән Яңа Элмәле авыллары арасында Ком базы янындагы участокта шактый техника эшли.
-3 нче көн чәчәбез, җирләр яхшы өлгерде, дым бар вакытта орлыкларны туфракка төртү отышлы, - ди чәчкеч таккан МТЗ-80 тракторын йөртүче Семен Васюткин.
Механизаторның тракторы – күпне күргән техника, үзе әйтмешли, “картлачка” 40 ел ук. Карап, ремонтлап җибәргәч, сынатмый, ди үзе. Иртәнге 6дан кичке караңгыга кадәр эшләргә ышанычлы техника кирәк шул.
-Эшебез җайлы гына бара, ягулык белән өзеклек юк. Көнгә ике тапкыр: төш вакытында, кичен кырга китереп ашаталар. Кичә менә төш вакытында токмачлы аш белән итле карабодай, кичен итле изгән бәрәңге белән сыйладылар, - ди Семен Александрович.
Без сөйләшкән арада “сеяльщик” Владимир Биктимиров чәчкеч савытларын орлык белән тутырып куйды. “Симәнәне” ГАЗ-53 автомашинасы белән Семен Скворцов ташып тора.
-Минем дә машинам яңа түгел, 1987 елгы. Алай да егетләргә бөртекне китереп өлгереп торам. 3әр тонна төяп, Яңа Элмәледәге складтан көненә 3 рейс ясыйм, - ди күп еллар машина йөртүче булып эшләүче Семен Гурьевич.
“Сөлчә” җәмгыяте җитәкчесе Хәмзә Хамматов сүзләренчә, бүген әлеге хуҗалык кырларында 11 берәмлек техника “җигелгән”. Кырда эшләүче 18 кешегә аш-су әзерләнә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 22 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, район хуҗалыкларында дым каплату эшләре 38697 гектар мәйданда башкарылган, тиешленең 84 проценты. Байтак хуҗалыкларда бөртеклеләр чәчүгә керештеләр.
Марат Гомәров фотолары
Нет комментариев