Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иң күп мини-ферма – Түбән Кәминкә авыл җирлегендә

Андый эшкә керешүчеләргә, төзелеш өчен быел цемент һәм агач материалы белән дә булышалар. Шәхси хуҗалыкларга мини-ферма төзү өчен субсидия бирелә башлаганнан бирле, ягъни ике елда районда мөгезле эре терлекләр саны сизелерлек арткан. Алардагы савым сыерларының саны 219дан 588гә җиткән.

2015 елның декабреннән 2018 январена кадәр районда 83 кешегә мини-ферма төзү өчен субсидия бирелгән. Кайбер сәбәпләр аркасында өч хуҗалык бу ярдәмнән баш тарткан, шулай итеп, бүген районда 80 мини-ферма исәпләнә. Шуларның 15се субсидияне әле 2017 елда гына алган.

Ун авыл җирлегеннән тагын 21 хуҗалык бу программага кереп эш башлап җибәргән. Шуларның 18сенә район ярдәме – төзелеш өчен керамзит блоклар үткән елда ук бирелгән. Бу ярдәмне әле быел гына алган өч хуҗалык та төзелеш эшләренә керешкән. Тик дүрт шәхси ярдәмче хуҗалыкта хәрәкәт сизелми әле. Үткән ел бирелгән керамзит блоклар да кузгалмаган.

-Алдагы еллардан аермалы буларак, быел мини-ферма төзергә теләк белдерүчеләргә район бушлай бер тонна цемент һәм 5 куб пиломатериал белән дә булыша, - ди район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов. - Төзүчеләрнең барысы да цемент алды, стеналарын күтәреп бетерүчеләргә пиломатериал да бирелә. Без, комиссия белән, мини-ферма төзүчеләрнең эш барышы белән йортларына барып, танышып торабыз. Быел тагын биш хуҗалык мини-ферма төзү программасына керү өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә документлар тапшырды.

Иске Үтәмеш, Яңа Элмәле, Иске Котыш авыл җирлекләрендәге мини-ферма хуҗалары төзелеш эшләрен актив башлап җибәргәннәр. Тик менә Мордва Афонькәсе авыл җирлегендә эшләр бик начар, Лашман җирлегендә дә төзелешне озакка сузучы хуҗалыклар бар.

Иң күп мини-ферма Түбән Кәминкә авыл җирлегендә, биредә дәүләт ярдәме белән 13 кеше үзенең хуҗалыгын киңәйткән. Иске Кади җирлегендә бер елда 12 мини-ферма төзелгән. Шуның хисабына савым сыерларының саны 28дән 64кә җиткән. Лашман авыл җирлегендә 11 хуҗалык дәүләт ярдәме белән мал санын арттырган. Шул ук вакытта бер генә мини-ферма да төземәгән авыл җирлекләре дә бар. Күтәмә, Түбән Кармалка, Шешминка авыл җирлекләре башлыкларына бу юнәлештә, халык арасында аңлату эшләрен көчәйтергә кирәк.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X