Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында кырга чыгачак тракторларның төзеклеген тикшерәләр

Районда язгы кыр эшләренә 221 трактор чыгарга тиеш. Гостехнадзор белгечләре бу көннәрдә аларның төзеклеген бәяли.

Руслан Алфеев “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгытенә Иске Сережкино авылыннан йөреп эшли. Механизаторның Кытайда җитештерелгән тракторы  өч еллык.

- Яхшы техника, кондиционеры бар, кызуда бик уңай. Кабинага тавыш та керми, магнитофон тыңлап йөрибез. - ди Руслан  Анатольевич. - Быел гидравлика системасын ремонтларга туры килде.Тормозларны, яктырткыч приборларны карап чыктым, андый-мондый очракка аптечка, янгын сүндергечем бар. Барысын да алдан әзерләп кую кирәк.

“ЧИРМЕШӘНАГРО”да бүген 14 тракторның төзеклеге тикшерелде. Монда техника әзерлегенә, елдагыча, бәйләнерлек сәбәп юк. Механизаторлар кыр эшләренә старт кына көтә. Хуҗалык җитәкчесе Илшат Гозәеров әйтүенчә, орлык, ашламалар җитәрлек. Эшне башлап җибәрү өчен ягулык запаслары д бар.

- Ташламалы бәя белән ягулык вәгъдә иттеләр, анысы булыр инде. Көннәр болай торса, кырлар тигез өлгерсә, ашлама кертү, тырмалау, дым каплату эшләре бер вакытта башланырга мөмкин. Механизаторлар хәзер үз агрегатларын: чәчкечләр, тырмалар, культиваторларны кабат карап чыга. Безнең 4 мең гектарлап мәйданда чәчү эшләре башкарасы бар, - ди Илшат Сәйфулла улы.

Җәмгыять ашханәсендә газ плитәләре кыш буена диярлек сүнмәгән. Бүген дә монда 30 кешегә  төшке аш әзерләнә. Шул исәптән ындыр табагында эшләүче хезмәткәрләрне дә төш вакытында ашату оештырылган.

Гостехнадзорның район бүлеге инженеры Радик Назыйров әйтүенчә, районда язгы кыр эшләрендә катнашачак 221 трактор да кырга чыгарга әзер диярлек. 221нең 55се – егәрлекле тракторлар. Хуҗалыкларда 19 берәмлек зур чәчү комплекслары исәпләнә.

- Гомумән, районның авыл хуҗалыгы  җәмгыятьләрендәге, крестьян-фермер хуҗалыкларындагы тракторларга техник карау 1 апрельгә кадәр төгәлләнергә тиеш,  - ди Радик Равил улы.

Ильяс Гатауллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары: -Техникаларны кыр эшләренә әзерләүдә “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “БИО-АГРО”, “Әккәрәй”, “Сөлчә” җәмгыятьләре өлгер булдылар. Ә менә Иске Кадидагы “Камалова Р.С.” крестьян-фермер хуҗалыгында һәм “Кара Чишмә”җәмгыятендә бу эшләргә соңрак керештеләр. Көтәргә вакыт калмады, бүген-иртәгә агрегатлар кырга кузгалачак.

Марат Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев