“БИО АГРО” җәмгыяте механизаторлары язгы кыр эшләренә районда беренчеләрдән булып керештеләр.
Андрей Орешов, Александр Мищенко (икесе дә Югары Кармалкадан йөреп эшләүчеләр) Түбән Чегодай авылы янында бодай уҗымнарын аммиак селитрасы бе-
лән тукландыралар. Алар иярләгән “Туман-3” агрегаты ашламаны 26 метр киңлектә сиптереп барырга сәләтле, агрегат әрҗәсенә ике тонна аммиак сыя.
–Уҗымнарны биш шундый техника белән ашлаячакбыз, биш агрегатның дүртесе өр-яңа. Ашламабыз җитәрлек, бер гектарга 150 килограмм исәбеннән кертәбез. Хуҗалыкта барлыгы 5 мең гектар мәйданда уҗымнарны тукландырасы бар, – диде “БИО АГРО” җәмгыятенең агроном-агрохимигы Рәдиф Гайнуллин.
Марат Гомәров фотолары
Нет комментариев