Чирмешәнлеләрне кисәтәләр: десикация чорында көнбагыш зыянлы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәнлеләрне кисәтәләр: десикация чорында көнбагыш зыянлы

Район кырларында үсүче көнбагышны десикацияләү башланды. Безнең районда быел бу төр культура 10 мең 269 гектарда игелгән.

Десикацияләү - чәчүлекләрне махсус препаратлар белән алдан эшкәртү. Ул көнбагыш кәрзиннәрнең өлгерүен һәм кибүен тизләтә,  орлыкларның дымлылыгын киметә.

-Преперат ике атна дәвамында тәэсир итә. Кырлар эшкәртелгәннән соң, шул чорда көнбагыш уңышына тотынырга, аны кулланырга ярамый. Ул кешеләргә дә, малларга да зыянлы, агулану куркынычы зур, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигыгы урынбасары Ильяс Гатауллин.

Кадрия Гамирова фотосы.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев